А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә шагыйрь һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Алешковның иҗади очрашуы узды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Зачерпнув из реки небесной

благодати, увижу вдруг

правый берег, поросший лесом,

левый берег – цветущий луг.

Н.П. Алешков

А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә шагыйрь, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Николай Алешковның иҗади очрашуы узды.

 

Чарада ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева булды.

Николай Алешков - Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе, Марина Цветаева исемендәге премия лауреаты.

2018 елда «Елның иң яхшы китабы» Германия Халыкара әдәби конкурсының Алтын лауреаты Дипломы иясе һәм «Алтын витязь» Халыкара Славян әдәби форумы көмеш финалисты.

Очрашу бер сулышта узды. Николай Петрович шигъриятенең нечкә лирикасы, тамашачылар белән тыгыз бәйләнеш, Сергей Бычков, Радик Ахунҗанов, Елена Емалтынова, Диана Суходольская, Алсу Вәлиева һәм «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбле чыгышлары (Яр Чаллы шәһәре).

Очрашуның бизәге булып Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган җырчы Ольга Лахнованың чыгышы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International