ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева мәктәп укучылары өчен иҗтимагый эшчәнлек дөньясына сәяхәт оештырды

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәге чакыруы буенча ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева «Минем сайлау» проекты спикеры булды.

 

Әлеге проектның максаты - чыгарылыш сыйныф укучыларына булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итү.

Быел Казан шәһәренең Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем бирү учреждениесе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрделәр һәм төрле һөнәр вәкиләре үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар. Балалар якын киләчәктә хыялдагы эшләрен таба алачак өлкәләр белән таныша алдылар.

Анастасия Исаева үзенең тәҗрибәсеннән чыгып, Иҗтимагый палата һәм Иҗтимагый кабул итү үзәге, депутат эше турында зур канәгатьлек белән сөйләде.

«Миңа чыннан да мәктәп укучылары белән багланышлар бик ошый. Бу бик аралашучан, ярдәмчел һәм ихлас категория. Бер үк вакытта эшне катлауландыра да, кызыклырак та итә», - дип билгеләп үтте Анастасия Исаева. «Безнең бурыч җәмгыятебезнең тулы кыйммәтле әгъзалары булсын өчен аларга мөмкин кадәр иртәрәк үзләрен, үз юлларын табарга ярдәм итү».

Шулай ук, мәктәп территориясендә өлкән сыйныф укучыларының ата-аналары һәм мәктәпнең педагогик составы  катнашында «Укучыларны һөнәр сайлауга карата стереотипларны җиңүгә, һөнәри юнәлеш алу резервы буларак җаваплы мөстәкыйль тормыш позициясенә этәрү» темасына. ачык педсовет узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International