2022 елның 21 февралендә Әлмәттә 1 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабы узды, анда Татарстан Республикасының Әлмәт, Актаныш, Лениногорск, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнарыннан 12 педагог катнашты.
Конкурсның максаты - мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше, талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы эш тәҗрибәсен тарату.
Конкурсның зона этабында муниципаль этапларда җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Әлмәт районыннан:
- Кәлимуллина Лилия Рәсим кызы, 1 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе;
- Хәйруллина Ригина Валентиновна, 6 нчы номерлы «Жар-птица» балалар бакчасы тәрбиячесе;
- Шириазданова Лениза Рөстәм кызы, 57 нче номерлы «Соловушка» балалар бакчасы татар телен өйрәтү буенча тәрбиячесе.
Сәламләү сүзе белән Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "ТИСБИ" Университетының Әлмәт филиалы директоры, Әлмәт муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе, социология фәннәре кандидаты, доцент, РФ югары һөнәри белемнең мактаулы хезмәткәре Рушания Нәҗметдинова чыгыш ясады.
Конкурста катнашучыларның барысы да сынауларны уңышлы үтте, педагогик тәҗрибәнең «Минем педагогик табышым» дигән иҗади презентациясе һәм балалар белән педагогик чара рәвешендә үз эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр.
10 территориаль зонаның конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри әгъзалары тарафыннан иң күп балл җыйган катнашучылар рейтингы төзеләчәк. Фәкать 20 педагогка 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсында катнашу мөмкинлеге биреләчәк, ул март аенда Казанда узачак.