Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

08 февральдә «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан рәис урынбасары Мөнир Гафиятуллин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Ирек Закиров һәм Дмитрий Романов катнашты.

Чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видеомөрәҗәгате күрсәтелде, ул республика төзүчеләрен төзелеш тармагының 100 еллыгы белән котлады. Татарстан төзүчеләре илдә лидерларның берсе, дип ассызыклады Марат Хөснуллин. Ул шулай ук искә төшергәнчә, төбәктә якынча 3 млн кв. м. торак сафка кертелгән - бу бик зур күләм.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елның төп казанышы дип ковидка кадәрле булган 2019 ел күрсәткечләренең артуын атарга мөмкин. Төзелеш эшләре күләме 416 млрд сум тәшкил итте, бу 2019 ел дәрәҗәсеннән 3,5 процентка югары һәм 2020 ел дәрәҗәсеннән 7,8 процентка югары.

Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы эшенә йомгак ясап, министр республика һәм федераль программалар кысаларында 5,7 млрд сумга 1 меңнән артык объект төзелүен һәм яңартылуын билгеләп үтте. Иң зур проектларның берсе - тәүлегенә 650 мең куб метр җитештерү белән Казан шәһәре канализациясенең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, аны тәмамлау 2024 елда планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International