17 март көнне Казан шәһәренең 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Диңгезчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Любовь Смирнова һәм Радий Зарипов, Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы әгъзалары һәм ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.
Кунаклар һәм диңгезчеләр 6-11 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресләре үткәрделәр.
Укучылар катнашында концерт оештырылды, шулай ук кунаклар һәм укучылар өчен «Созвездие-Йолдызлык» республика конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясады.
