26 һәм 30 мартта "Игелекле эшләр көне" фондында милек һәм гаилә мәсьәләләре буенча юристлар консультациясе узачак

2021 елның 19 марты, җомга

"Игелекле эшләр көне" хәйрия фондының юридик хезмәте үз эшен дәвам итә. Биредә ай саен төрле юнәлешләр буенча юристлардан консультация алырга була. Март аенда юристларның эш расписаниесе:

- Атна саен пәнҗешәмбе 10.00-12.00 гомуми мәсьәләләр буенча юрист консультациясе. Аны унбер елдан артык практикалы белгеч Илдар Кыямов үткәрә, ул «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагыларга инде 2013 елдан бирле ярдәм итә.

- 26 март 10.00-12.00 гаилә мәсьәләләре буенча юрист консультациясе. Гаилә-хокук бәхәсләрендә алты елдан артык уңышлы тәҗрибә туплаган белгеч, «Верикон» компаниясе директоры, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова кабул итә. Ул аерылышу, милекне бүлешү, никах контракты, балалар һәм алимент турындагы бәхәсләр, ата булуны билгеләү һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.

- 30 март 10.00-12.00 Росреестр һәм ТР кадастр палатасыннан милек мәсьәләләре буенча Консультация. Юристлар күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү, сату-алу, бүләк итү һәм башка сораулар белән ярдәм итәчәкләр.

Юристларны кабул итү фондта Калинин ур., 3 адресы буенча уза. Консультациягә язылу өчен алдан 236-65-61 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, фондта булганда битлекләрне кию мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International