"Казан әниләре" – хастаханәләрдә дәваланучы балаларга ярдәм йөзеннән "Батырлык тартмасы" игелекле акциясен дәвам итә. Авыр процедураларга түзәргә туры килгән балаларга ярдәм итү һәм аларны юату өчен «Казан Әниләре» волонтерлары даими рәвештә сөйкемле, кечкенә бүләкләр булган тылсымлы тартманы тутыра.
Бу проект мастер-класслар һәм башка чаралар үткәрүне, шулай ук медицина учреждениеләрендә булган балалар өчен күңелле сюрпризлар җыюны үз эченә ала. Аңа яхшы кешеләр җавап бирә: кемдер яңа уенчыклар, канцтоварлар һәм балалар өчен китаплар китерә, ә кемдер иҗат өчен материаллар сатып ала.
Балаларны нәрсә белән сөендерергә мөмкин: кечкенә генә уенчыклар: кечкенә фонарьлар, сабын куыклары, курчаклар һәм пупслар, машиналар, җәнлекләр җыелмасы, трансформерлар, мультфильм һәм әкият геройлары, ЛЕГО наборлары һәм башка уенчыклар. Шулай ук пазллар, китаплар һәм журналлар (яңалары гына! иң яхшысы төрелгән булсын), буяу өчен рәсемнәр һәм фломастерлар.
Ярамый: Агач, плюш, ватыла торган (пыяла һәм керамика), нык булмаган, очлы, шулай ук вак детальләре күп булган уенчыклар, балалар косметикасы һәм чәч каптыргычлары бүләк итәргә ярамый.
Мөһим: Яңа уенчыкларны гына кабул итәләр. Бу теләк аркасында түгел, ә җитди авыру вакытында дәваланучы балаларның иммунитеты зәгыйфьләнү сәбәпле шулай эшләнә. Тузан - куркыныч дошман, шуңа күрә йомшак уенчыклар кабул итмиләр һәм күп тапкырлар стерилизатор белән сөртергә мөмкин булган бөтен нәрсәгә шат.
Кая алып килергә була: Болотников ур., 3 адресы буенча урнашкан «Мамы Казани» БО офисына. Чәршәмбе 15-19 һәм шимбә 9дан 15кә кадәр
Акциянең координаторы Екатерина Морозова
тел :7 (960) 057-44-11