12 мартта «Казан талантлар ачык университеты 2.0» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Фәнни-эксперт советы утырышы булды.
2020 ел өчен талантлар Университеты эшчәнлеге турындагы хисап белән башкарма директор Акмалов А.Ф. чыгыш ясады.
Фәнни-эксперт советының 2021 елга эш планы белән Фәнни-эксперт советы рәистәше Мостафина Ф.З. таныштырды.
«Фән», «Сәнгать» һәм «Спорт» юнәлешләре җитәкчеләре 2021 елның беренче яртыеллыгына «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча Республика үзәгенең профильле программалары турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар.
Остазлар арасыннан яшь галимнәрне әзерләү юнәлешендә эш планына кертү кирәклеге турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, профессор Гильмеева Римма Хәмид кызы чыгыш ясады.
.jpg)