ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Россия Федерациясе Дәүләт Думасына тавыш бирүне үткәрү буенча Татарстан төбәк оештыру комитетының беренче утырышында катнашты

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, республиканың күп балалы гаиләләре оешмасы рәисе Артем Викторович Кузнецов Россия Федерациясе Дәүләт Думасына тавыш бирү һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына "Бердәм Россия" партиясеннән өстәмә сайлаулар үткәрү буенча Татарстан төбәк оештыру комитетының беренче утырышында катнашты. Комитет составына шулай ук «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Гаилә канаты астында» иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова, Татарстан профсоюзлары Федерациясе лидеры Елена Кузьмичева, волонтер-медик Анна Макарова, кулланучылар хокукларын яклау оешмасы рәисе Юлия Нигъмәтуллина һәм башкалар керде. Комитет рәисе итеп Юрий Зимелевич Камалтынов билгеләнде. Утырышта катнашучылар оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, кандидатларның документларын кабул итү өчен дежур тору көннәрен билгеләделәр. Кандидатларны кабул итү апрель ахырына кадәр барачак. Сайлаулар бу елның көзендә узачак.

"Җитди әзерлек эшләре бара, штаб, төбәк оештыру комитеты формалаша. Без, вакытны югалтмыйча, бу зур, җитди эшкә тотынырга тиеш", - дип билгеләп үтте "Бердәм Россия" нең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International