А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Без батырлыкны гасырларда данлыйбыз»дип исемләнгән 2 нче шигырь укучылар конкурсы узды.
Компетентлы жюри арасына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева да бар иде.
Конкурсның ике этабында Казан һәм Татарстан мәгариф учреждениеләреннән оештыру комитетына кергән 155 видеоязма тыңланды.
Жюри катнашучыларның әсәрне башкару өчен сайлауга җитди якын килүен, иҗади энтузиазмны һәм эмоциональлекне югары бәяләде.
Конкурсның финалында 50 бала катнашты.
Бүләкләү тантанасы мәдәни үзәкнең концертлар залында узды.