13 март көнне "Игелекле эшләр көне" фонды хатын-кызлар клубы очрашуына чакыра

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

«Хатын-кызлар аралашу клубы» проекты кысаларында, фонд Наталья Ипполитова белән берлектә Хатын-кызлар өчен чаралар оештыра. 13 мартта узачак очрашуның темасы - «Хатын-кыз һәм аның хис-тойгылары. Психосоматика»

Психосоматика - кешенең җаны һәм тән бәйләнеше. Бу психологиядә һәм медицинада соматик авырулар барлыкка килүен һәм үсешен психологик факторларның йогынтысын өйрәнә торган тулы бер юнәлеш. Тән һәм җан аерылгысыз, ә күп кенә авырулар стресслар, хис-кичерешләр белән килеп чыгарга мөмкин.

«Игелекле эшләр көне» фондындагы хатын-кызлар клубында катнашучылар шушы һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачак, Ә арт-терапия барышында үзләрен яхшырак белә, тән һәм җанны савыктыру юлында нинди юнәлештә барырга кирәклеген тоя алачаклар. Клуб белән җитәкчелек итә һәм очрашуларны модерацияли - 22 елдан артык эш тәҗрибәсе белән югары категорияле психолог, арт-терапия белгече, бизнес-тренер.

Якындагы очрашу фондта 13 март көнне 11.00 дән 13.00 гә кадәр Калинин ур., 3 адресы буенча узачак. Клуб эшенә теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин, катнашу – бушлай язылу буенча, тел.236-65-61. Хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, фондта булганда битлекләрне кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International