"НеСтоЛица» проектын тормышка ашыру кысаларында театр педагогикасы буенча семинар-практикум узачак

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2021 елның 2 мартында Нурлат районында «НеСтоЛица» проектын тормышка ашыру кысаларында балалар - яшүсмерләр театр хәрәкәте "Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе" базасында театр педагогикасы буенча семинар-практикум узачак. 

«Оранжевое Чудо» мәдәни-ял итү үзәге белгечләре балалар һәм педагоглар өчен актерлык осталыгы һәм сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр.

Нурлат гимназиясе укучылары фестивальдә 2020 елда катнашкан иде. Хәзер авыллардан һәм кече шәһәрләрдән килгән коллективлар өчен «НеСтоЛица-2021»II Республика театр фестиваленә әзерләнәләр.

Мастер-классларда һәм фестивальдә катнашу-бушлай.

Сәнгать һәм театр педагогикасы буенча мастер-класслар үткәрүгә, шулай ук фестивальдә катнашу өчен гаризалар e-mail аша кабул ителә: 16fest@ail.ru

Проект Президент грантлары фонды һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International