11 ел элек игълан ителгән Бөтендөнья коммерцияле булмаган оешмалар көнен шулай дип атарга мөмкин булыр иде. 27 февральдә бөтен дөньяда коммерцияле булмаган оешмаларда ачык ишекләр көне, коммерцияле булмаган оешмалар лидерлары катнашында ачык лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, волонтерлык акцияләре, хәйрия марафоннары һәм социаль ярминкәләр үткәрелә.
Россиядә, 2018 елның 27 февраленә булган мәгълүматларга караганда, 220 508 коммерцияле булмаган оешма теркәлгән, шуларның 6000гә якыны Татарстан Республикасында эшли. Безнең коммерцияле булмаган оешмалар уникаль һәм масштаблы проектларны гамәлгә ашыралар. Алар тырышлыгы белән Татарстан Республикасы икътисадның өченче секторының "Төбәк-Рейтингында" аның нәтиҗәлелеген һәм аның төбәк тормышына йогынтысы дәрәҗәсен бәяләгәндә Россия буенча икенче урынны алып тора.
Бүген чын күңелдән сезгә, коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләренә һәм волонтерларына көн саен башкарган зур риясыз хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Коммерцияле булмаган оешмалар балаларга һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итә, экологик проблемаларны хәл итә, хайваннарны яклый, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклый, төрле яшьтәге кешеләр өчен иҗат һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәләр. Пандемия вакытында без Пандемия вакытында без барыбыз да коммерцияле булмаган оешмаларның авыр шартларда мохтаҗларга ярдәм оештыру өчен нәтиҗәле чишелешләр табуын күрдек.
Коммерцияле булмаган оешмалар иң катлаулы һәм актуаль социаль проблемаларны хәл итүгә җаны-тәне белән эшләргә әзер булган битараф булмаган һәм игелекле кешеләрне һәрвакыт берләштерә.
Сезгә, гражданлык җәмгыятенең Иң актив әгъзаларына, барлык кешеләрнең иминлеге хакына барлык грандиоз проектларыгызның да тормышка ашуын телибез.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, З. Р. Вәлиева