Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссияcенең уртак утырышы узды

2021 елның 26 феврале, җомга

2021 елның 26 февралендә Казан Ратушасында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссиясе һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясенең Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә «Этнокультура Һәм тел төрлелеген саклау һәм яклау – гомумроссия бердәмлеген ныгытуның мөһим факторы» дип аталган уртак утырышы узды.

Утырышта экспертлар Татарстан Республикасында этномәдәни үсеш һәм тел сәясәтенең актуаль мәсьәләләрен карадылар, республикада булган тәҗрибәне анализладылар һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында 2021 елга эш планнарын билгеләделәр.

25 февральдә пленар утырыш башланганчы «Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре», «Цифрлы трансформация шартларында милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне саклауда һәм ныгытуда граждан җәмгыяте институтларының роле», «Халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен саклап калу: төбәк практикалары» дигән өч секция эше узды.

Утырышта Россия Иҗтимагый палатасы әгъзалары, Россия Фәннәр академиясе академия институтлары, Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды вәкилләре, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге экспертлар, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International