Россия Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы комиссияләренең уртак утырышын уздыру кысаларында өч секция уздырылды

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

25 февральдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссиясе һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясенең Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә «Этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау һәм аңа ярдәм итү – гомумроссия бердәмлеген ныгытуда мөһим фактор» дигән уртак утырышын уздыру кысаларында өч секция уздырылды:

- Секция №1 «Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре»

- Секция №2 "Цифрлы трансформация шартларында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклауда һәм ныгытуда гражданнар җәмгыяте институтларының роле"

- Секция № 3 «РФ халыкларының үзенчәлекле мәдәниятен саклап калуның уңай тәҗрибәләре: төбәк аспектлары»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International