2021 елның 24 февралендә 131 нче лицейда укучыларны яшь армиячеләргә кабул итү тантанасы булды. 9Г сыйныфының 12 укучысы «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына кабул ителде. Тантанада Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны, ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе, РФ Тышкы разведка хезмәтенең запас полковнигы, лицейны тәмамлаган Рафаэль Мәҗит улы Шакирҗанов катнашты. Балаларны шулай ук лицейның тарих музее директоры Идилия Илтазар кызы Алеева котлады, ул балаларга Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәзерге вакытта лицейның яшь армиячеләр отряды исемен горур рәвештә йөртә торган Иванова Г.И. турында сөйләде.