Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Маргарита Максимова, Изольда Жуйкова һәм Артем Кузнецов Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнаштылар.
Утырышта Министрлык җитәкчелеге, ТР Президенты Аппараты, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлар катнашты. Чара видеоконференция форматында Zoom платформасында узды.
Узган ел, ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, экспертлар һәм Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2020 елда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өчен өстенлекле дип танылган 7 максатның исемлеге расланган иде.
2020 ел өчен Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2020-god.htm.