ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Идел буе федераль округы гаиләләре форумында катнашты

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы гаиләләре форумында катнашты. Оештыручылар - Россия космик җәмгыяте (РКО) һәм алар төзегән Ватан гаиләсе фонды.

Артем Кузнецов «Демография» проекты буенча Татарстан Республикасында хакимият органнары белән Коммерцияле булмаган оешмаларның эш тәҗрибәсе һәм бу өлкәдәге уңышлар турында сөйләде. Бигрәк тә орлыклар архивы, бал кортларын саклау, яшүсмерләрдә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү һәм үстерү буенча Россия космик җәмгыятенең проектлары ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International