24 февральдә "Алтын Нечкәбил-2019" Роза Хәнәфиева кызы Эльвина һәм тормыш иптәше Рүзәл белән Денисова Дамира Николаевнада булды. Дамира Николаевна 7 февраль көнне үзенең 88 - нче туган көнен билгеләп үтте. Роза апаны туган көне белән котлады, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Әңгәмә барышында «Оныклар кунакта» проекты, «Гаилә канаты астында»Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының эшчәнлеге турында сөйләделәр. Олы яшьтә булуына карамастан сәламәт һәм хәрәкәтчән яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында сөйләштеләр, гериатрның киңәшләре белән таныштылар, бармаклар зарядкасын ясадылар.
"Балачакта без, А.Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» хикәясе геройлары буларак, өлкән яшьтәге кешеләр янына бардык, өйләрен җыештырырга булыштык, сулар алып килдек, алар белән әңгәмә кордык, үз тормышларыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Бүгенге чара шул чорларны хәтерләтте. Дамира Николаевна үзе, туганнары, әти-әниләре турында сөйләде, Безнең гаилә турында да сорашты. Рүзәл йорт буенча ир-ат эшен үз өстенә алды. Эльвина үзенең мавыгулары һәм казанышлары турында сөйләде. Без барыбыз да шушы сөйкемле хатын-кыз белән дуслаштык» - дип сөйләде Роза.
Киләсе визит 8 Март бәйрәменә планлаштырылган. Хәнәфиевлар гаиләсе танышуга бик шат иде. Хәзер Дамира Николаевна да гаилә җылысыннан һәм игътибардан читтә калмаячак.

