ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева Санкт-Петербургтан килгән татар рәссамнарының күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында Санкт-Петербургтан ике рәссам - сынчы Винера Абдуллина һәм рәссам Илдус Вахитов иҗатына багышланган «Тормыш көзгесе» дип аталган күргәзмә ачылды.

Осталар сәнгатьнең төрле төрләрендә эшлиләр һәм бер-берсеннән аерылып торган чаралар кулланалар, әмма аларның иҗатын татар халкының тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт берләштерә.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.

Экспозициядә Винера Абдуллинаның утыз скульптурасы тәкъдим ителгән. Аның иҗаты киңкырлы, әмма мастер эшли торган төп юнәлеш - монументаль сәнгать. Экспозиция кунаклары станок композицияләрен, барельефларны, вак пластиканы карый алачак. Винера Абдуллинаның эшләрен ихласлыгы һәм гадилеге өчен бик теләп сатып алалар.

Автор Казан халкына «Лядский бакчасы» паркында урнаштырылган «Казан әбие» скульптура композициясе буенча таныш.

Илдус Вахитовның күргәзмәсе реалистик рәсем сәнгатенә тугры калучыларга аеруча кызыклы булачак. Шулай ук рәссамның яраткан жанры - пейзаж. Илдус Вахитов озак вакытлар флотта хезмәт иткән, шуңа күрә залларда рәссам сәяхәт иткән күп санлы диңгез пейзажларын күрергә мөмкин булачак. Татарстанда ясалган пейзажлар аеруча дулкынлану белән сугарылган. Аларда рәссамның тамырларыбызга, үз халкына мәхәббәт турындагы уй-фикерләре чагылдырылган.

Күргәзмә 14 мартка кадәр дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International