"Альпари" хәйрия фонды казанлыларны һәм башкала кунакларын хәйрия ярминкәсенә чакыра

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

19, 20 һәм 21 февральдә «Могҗизалар кибете» дип аталган хәйрия ярминкәсе узачак. Менә инде 14 ел рәттән «Альпари» хәйрия фонды хәйрия ярминкәләре оештыра, анда балалар йортларыннан, интернатлардан, приютлардан һәм махсус мәктәпләрдән килгән балалар, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре һәм һөнәрчеләр ясаган сувенирлар сатып алырга мөмкин.

Ярминкәдә җыелган барлык акчалар да:

- балалар йортларына, интернатларга, һәм махсус мәктәпләрнең остаханәләре өчен материаллар һәм җиһазлар сатып алу;

- мохтаҗ гаиләләрдәге балалар өчен дарулар һәм азык-төлек сатып алу;

- ата-аналары түли алмаган очракта, балаларны дәвалау өчен түләүгә китә.

Килегез, кызыклы әйберләр сатып алыгыз, яңага өйрәнегез һәм бөтен гаиләгез белән изге гамәлләр кылыгыз!

Куркынычсызлык чараларын үтәвегез - битлек киеп йөрүегез, ә авырган очракта, өйдә калуыгыз сорала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International