18 февральдә тормышына куркыныч янаучы авыр һәм хроник, шул исәптән сирәк очрый торган чирләр белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтүне оештыру буенча махсуслашкан иҗтимагый оешмалар вәкилләре өчен онлайн-семинар

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 елның 18 февралендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының хәйрия һәм социаль эш мәсьәләләре буенча комиссиясе, тормышына куркыныч янаучы авыр һәм хроник, шул исәптән сирәк очрый торган чирләр белән авыручы балаларга ярдәм итү фонды белән берлектә, «Круг добра» («Игелек даирәсе») тормышына куркыныч янаучы авыр һәм хроник, шул исәптән сирәк очрый торган чирләр белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтүне оештыру буенча махсуслашкан иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән консультатив очрашу уздыра.

Чараның программасы үз эченә:

- авыручы балаларга медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендәге хәл турында фикер алышу;

- тормышына куркыныч янаучы авыр һәм хроник, шул исәптән сирәк очрый торган чирләр белән авыручы балаларны дару белән тәэмин итү һәм медицина ярдәме системасын камилләштерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләү һәм «Круг добра» ("Игелек даирәсе") фондының эш планына тәкъдимнәр кертү;

- «Круг добра» («Игелек даирәсе») фонды, иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт учреждениеләре арасында тормышына куркыныч янаучы авыр һәм хроник, шул исәптән сирәк очрый торган чирләр белән авыручы балалар мәнфәгатьләрендә үзара хезмәттәшлек итүнең юнәлешләре һәм гамәли механизмнары турында фикер алышуны үз эченә ала.

Сезне Мәскәү шәһәре, Миус мәйданы, 7 йорт, 1 стр., 4 нче кат адресы буенча узачак консультатив очрашуда катнашырга чакырабыз. Чара шулай ук видеоконференция форматында катнашу мөмкинлеген дә күздә тота.

Тоташу өчен сылтама: https://zoom.us/meeting/register/tJEtf-6vqjMvEtIMR6m_rXTNnD97xSxDa79v

Чара Мәскәү вакыты белән 09: 00 сәгатьтә башлана.

Чарада катнашу өчен Google Chrom браузерыннан соңгы версияне файдаланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International