15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Татарстанлылар Мәскәүдә герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия мөфтиләр Советы Рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Габбасов, Мәскәү шәһәренең «Зябликово» идарәсе районы башлыгы Константин Князев, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы рәисе генерал-полковник Валерий Баранов, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре, Офицерлар клубы әгъзалары, җәмәгатьчелек катнашты.
Татарстан Республикасы Генераллар советы исеменнән Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дамир Динниулов катнашты.
Чарага Преображенский полкының мактаулы каравыл ротасының да катнашуы аеруча зур тантана булды.
Равил Әхмәтшин, тантананы ачып, шагыйрьне искә алырга килгән кешеләргә рәхмәт белдерде. Ул һәйкәл урнашкан район идарәсе җитәкчелегенә, шагыйрьгә зур хөрмәт белән караган халыкка рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Мәскәү һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә башкалада Муса Җәлил истәлегенә баш ияргә мөмкин булган урын бар. Аның гомере бик кыска – нибары 38 ел, әмма шулкадәр якты, иҗат, көрәш белән тулы. Аның героик биографиясе күп буыннар өчен үрнәк булып тора", - диде Равил Кәлимулла улы.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә Советлар Союзы Герое монументы 2012 елның августында ачылган иде.
Равил Әхмәтшин, шулай ук, Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган чаралар Россиянең күп кенә төбәкләрендә - Казанда, Санкт-Петербургта, башка шәһәрләрдә һәм, әлбәттә, Оренбургта, герой-шагыйрьнең туган илендә уза, дип билгеләп үтте.
РФ Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты директоры урынбасары, 1нче ранг капитаны Леонид Балясников РФ Кораллы көчләренең Генераль Штабы начальнигы - РФ Оборона министрының беренче урынбасары армия генералы Валерий Герасимовның сәламләвен укыды. 
