12 февральдә җомга көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил резиденциясендә "Халык өчен психологик ярдәм көне" уздырылды. Татарстан Республикасында «SOS балалар авыллары» социаль ятимлекне профилактикалау һәм гаиләне ныгыту программасы һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының хезмәттәшлеге кысаларында, әлеге чарада психологлар катнашты. Биредә өлкәннәр һәм балалар үзләрен кызыксындырган темаларга профессиональ психологлар белән аралаша алдылар.
Мөрәҗәгатьләр аеруча мәгариф учреждениесе белән конфликтлы мөнәсәбәтләр, мәгариф учреждениесендә баланың психик травма алуы, сиблинглар арасындагы конфликтлар, баланың үз-үзен тотышында үзгәрешләр белән бәйле иде. Бер гаилә 230 км юл үтеп Түбән Кама шәһәреннән килгән, бу безнең «Мобиль бригадалар» юнәлешенең мөһимлеге турында сөйли.
Килгән клиентларның кайберләре гаилә хәлен өйрәнү өчен кабат чакырылган иде. Беренче тапкыр тикшерү үткәннән соң, гаиләне проектка кабул итәргәме яки юкмы икәнлеге турында карар кабул ителәчәк.
"Бәхетле кеше - өйдә бәхетле" проекты Президент грантлары Фонды ярдәме белән, җиңүче проект буларак тормышка ашырыла.
