17 февральдә «Игелекле эшләр көне» фондында ТКХ мәсьәләләре буенча түләүсез юридик консультация узачак

2021 елның 12 феврале, җомга

"Игелекле эшләр көне" хәйрия фондының юридик хезмәте үз эшен дәвам итә. Биредә ай саен төрле юнәлешләр буенча юристлардан консультация алырга була. 

Коммуналь хезмәтләр, түләүләрне исәпләү тәртибе һәм корректлылыгы, дәгъва гаризаларын төзүдә ярдәм - мондый һәм башка шундый сораулар белән фонд карамагындагыларга ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге белгечләре даими рәвештә ярдәм итә. Моннан тыш, үзәк "Грамоталы кулланучы мәктәбе" программасы кысаларында укыту семинарлары уздыра. 

Торак мәсьәләләре буенча якындагы юридик консультация «Игелекле эшләр көне» фондында 17 февральдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Калинин ур., 3 адресы буенча узачак («Яхшы куллар» хәйрия склады).

Консультациягә язылу өчен алдан 236-65-61 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, фондта булганда битлекләрне куллану мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International