"Гаилә канаты астында" - "Бергә без барысын да булдырабыз, ә сәламәт яшәү рәвеше безгә ярдәм итәчәк!» ТР Төбәк иҗтимагый оешмасы  проекты буенча эшлекле киңәшмә узды

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

9 февральдә Казанда Президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә торган "Гаилә канаты астында" - "Бергә без барысын да булдырабыз, ә сәламәт яшәү рәвеше безгә ярдәм итәчәк!» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы проекты буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә проектны оештыручылар, «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илсөяр Гарифуллина, Казан шәһәренең балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретарьлары, Арча шәһәре буенча  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлекләре вәкилләре, хезмәттәшләре белән «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасының Арча муниципаль районы буенча филиалы җитәкчесе Зилә Мортазина катнашты.

Проект март аенда Казан һәм Арча шәһәрләрендә старт ала. Бу этапта Казан һәм Арча шәһәрләреннән белгечләр билгеләнде, алдан дәресләр программасы һәм расписание төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International