Татарстан спортчылары җиңү белән кайтты

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

2021 елның 7 февралендә Мәскәүдә киокусинкай буенча «Ачык Сэйкен кубогы» Бөтенроссия турниры тәмамланды.

Чарада «киокусинкай» спорт төрен үстерүче дүрт Бөтенроссия спорт федерациясенең 500дән артык әйдәп баручы спортчысы катнашты.

Татарстан Республикасыннан 12 кеше катнашты. Үз категорияләрендә Зәй районы киокусинкай федерациясе җитәкчесе Алексей Ревин тәрбияләнүчеләре, яшь каратэчылар Эльвина Агапова һәм Виталий Бочкарев җиңү яулады. "ЦЗСК-Профи" клубыннан Казан спортчысы Эвелина Турчак (тренерлары: Илшат Ганибаев, Александр Даренков, Елена Деваева) икенче урынны яулады. Аның клубдашлары Гадел Торсуков һәм Никита Нефедьев, шулай ук Зәйдән Мәдинә Төхвәтуллина берничә ярыш әйләнешен лаеклы үттеләр һәм медальләгә бер адым кала 4 нче урынны яуладылар.

Татарстан Республикасы Киокусинкай федерациясе 2000 дән артык шөгыльләнүчене барлыгын әйтә. 2020 елда Татарстан Республикасы җыелма командасы Идел буе федераль округы беренчелегендә беренче урынны яулады.

 

2021 елның 7 февралендә Түбән Кама шәһәрендә ел саен үткәрелә торган профессиональ көрәш фестивале кысаларында һөнәри сугышлар тамашасы узды.

Чараны оештыручылар-Россия көрәш сәнгате берлегенең Түбән Кама бүлекчәсе һәм ТАТФАЙТ халыкара профессиональ көрәш лигасы. Түбән Кама шәһәренең Физик культура һәм спорт идарәсе һәм «Нефтехимик»спорт клубы спорт тамашасын хуплады.

ТР буенча Россия көрәш сәнгате берлеге Башкарма комитеты җитәкчесе (ТАТФАЙТ лигасының генераль директоры, ТР Спорт министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы, ТР атказанган тренеры) Александр Даренков: "Фестиваль 14 нче тапкыр узды һәм кабат тамашачыны гаҗәпләндерде. Монда идея авторы, рухландыручы һәм чараның төп оештыручысы Ирек Фәрраховның да өлеше зур", - дип сөйләде. 

Түбән Камада «сигезпочмак» дип тә аталган октагон-читлектә беренче тапкыр профессиональ сугышлар үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International