Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Артем Кузнецов һәм Мөнир Гафиятуллин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнаштылар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

11 февральдә көндезге сәгать икедә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет быел беренче утырыш үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Кузнецов Артем Виктор улы һәм Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы катнашты.

Көн тәртибендә Татарстан Республикасында машина төзелеше комплексын үстерү перспективалары турында мәсьәләләр каралды (докладчы – Хәсәнова Эльмира Радик кызы - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше комплексы бүлеге башлыгы урынбасары).

Кулланучылар базарын үстерү бүлеге начальнигы Бабаева Айгөл Гомәр кызы төп азык-төлек продуктларына бәяләр, Татарстан Республикасында куллану кәрзине күләмнәре турында сөйләде. Өченче мәсьәлә - Иҗтимагый советның 2021 елга эш планын раслау иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International