Быел сигезенче тапкыр Пермьдә социаль юнәлешле кыска метражлы фильмнар, видеороликлар һәм социаль реклама фестивале узачак. Коммерцияле булмаган оешмалар өчен әлеге проектта катнашу - үзенең көндәлек эше һәм чын геройлары турында кызыклы видео-тарихлар ярдәмендә сөйләү мөмкинлеге. Кушылыгыз!
Кайчандыр Пермьнең гади генә уза тоган "ЛАМПА" кинофестивале бүген зур халыкара хәйрия проектына әверелде. 7 ел инде ул дөньяны яхшырак итәргә теләгән режиссерларны һәм социаль инноваторларны берләштерә. Моның өчен алар күңелгә үтеп керә торган кыска метражлы фильмнар, роликлар, социаль рекламалар төшерәләр. Бу - экология проблемалары, инклюзия, социаль тигезсезлек һәм яхшы эшләре белән тормышыбызга үзгәрешләр кертүче ирекле кешеләр, волонтерлар турында мини-фильмнар. Кинофестиваль үткәрелә башлаганнан бирле, фильмотекада дөньяның 132 иленнән 9,5 мең эш исәпләнә.
"Открытое НКО" порталы хәбәр иткәнчә, 2021 елда «ЛАМПА» фестивале Пермьдә 7-10 октябрьдә узачак. 27 гыйнварда гаризалар кабул ителә башланды. Ул 2021 елның 30 июненә кадәр дәвам итәчәк. «Лампа» ның үзенчәлеге шунда ки, жюри бәясенә үз фильмнарын җибәрәләр. Шул исәптән коммерцияле булмаган оешмалар да. Бу алар өчен көндәлек эшләре, заманыбызның чын геройлары, социаль проблемаларны кино теле белән бер генә масса күләм мәгълүмат чарасы да сөйли алмаслык итеп – кино теле белән хәбәр итү мөмкинлеге.
Быел кинофестивальдә берничә яңа номинация барлыкка киләчәк, алар социаль әһәмиятле видеоконтентның актуаль юнәлешләрен чагылдыралар. Бу - социаль музыкаль видеоклип, коммерцияле социаль реклама, шулай ук кыска метражлы анимацион фильм.
Кинофестивальнең шорт-листына кергән конкурс эшләре махсус призлар алуга дәгъва итә ала. Алар берничә:
• социаль инклюзия өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне алга этәрү өчен приз;
• "Игелекле тарихлар Герое" - социаль хезмәт күрсәтү һәм хәйрия темасын актив алга сөрүче һәм үстерүче конкурс эшен төшерүдә катнашкан медиаперсоналар (Россия һәм чит ил кинематографы режиссерлары һәм актерлары) призы.
• COVID-19 пандемиясе чорында социаль батырлыкларны һәм иҗтимагый инициативаларны күрсәткән өчен приз.
• “Мәгънәле бизнес” - бизнес-компанияләр тарафыннан шул исәптән хәйрия фондлары һәм ирекле оешмалар белән берлектә җитештерелгән социаль юнәлешле фильмнар һәм видеороликларга бүләк.
- 2021 елда «ЛАМПА» кинофестиваленең эшләре, һәрвакыттагыча, яңа форматлар белән шаккатырып, «тере» тарихлар, язмышларның гаҗәеп борылышлары, үз тирә-юньдәге дөньяны үзгәртүче якты геройлар белән рухландырачак! - оештыручылар.
Ничек гариза бирергә
Гариза бирү Filmfreeway халыкара онлайн-платформасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аны тапшыру алдыннан «ЛАМПА» халыкара кинофестивален үткәрү регламенты белән ныклап танышырга кирәк.
Кинофестивальнең номинацияләре:
• Кыска метражлы документаль фильм (40 минутка кадәр);
• Кыска метражлы уен фильмы (40 минутка кадәр);
• Кыска метражлы анимацион фильм (20 минутка кадәр);
• Социаль видеоролик (5 минутка кадәр);
• Социаль музыкаль клип (5 минутка кадәр);
• Социаль реклама (2 минутка кадәр);
• Коммерцияле социаль реклама (2 минутка кадәр);
• "Үзенчәлекле фокус" - 10-18 яшьләрдәге (40 минутка кадәр) яшь режиссерлар өчен номинация.
Фестивальнең жюри әгъзалары
Кинофестивальнең жюри әгъзалары арасында Россия театр һәм кино актерлары: Яна Поплавская, Александр Петров, Юрий Борисов, Ольга Смирнова, Виктор Добровов, Антон Богданов, Екатерина Шпица һәм башкалар бар.
.jpg)
.jpg)