Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов «Комсомольская Правда – Казан» оештырган онлайн очрашуда катнашты.
Очрашуның темасы: "Коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге һәм аларның дәүләт һәм җәмгыять белән үзара хезмәттәшлеге проблемалары".
Спикерлар арасында «Тынычлык фәрештәләре» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Елена Шәкүрова, «Ярдәм» милли хәйрия фонды вице-президенты, Казан шәһәре Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова, «ТР күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов, Трудяги.рф проекты җитәкчесе Инсаф Вәлиев һәм Даун синдромлы кешеләр өчен Кояшлы дөнья мода театры коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Елена Джафарова бар иде.
Артем Кузнецов үзенең коммерцияле булмаган оешмасының эшчәнлеге, проектлар, коммерцияле булмаган оешмаларның тарихы һәм проблемалары турында сөйләде. Ул шулай ук күп балалы гаиләләргә бирелгән бушлай җир кишәрлекләрен кооперациянең кече рәвешләрен оештыру хисабына үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк яңа проект тәкъдим итте.
Видео белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

