ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе утырышында катнашты

2021 елның 5 феврале, җомга

5 февральдә Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең дәүләт граждан хезмәтенең өлкән һәм әйдәп баручы төркеме вакантлы вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру конкурсының икенче этабы узды. 15 претендент гариза бирде.

Утырыш монополиягә каршы хезмәт каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Мөнир Гафиятуллин һәм бәйсез экспертлар катнашында Россия Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь рәислегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International