Проектның икенче исеме - "Дататека". Бу шведча урын дигәнне аңлата. Анда балагызны һәм сезне өйрәтәчәкләр көндәлек күнекмәләргә өйрәнү өчен компьютер технологияләрен кулланырга өйрәтәчәкләр. Әлеге проект ярдәмендә балаларның заманча белем алу һәм заманча компьютер технологияләрен үзләштерү мөмкинлеге артачак.
Проект буенча билгеле бер санда планшетлар сатып алыначак. Гаиләләр Фондка мөрәҗәгать итә ала һәм билгеләнгән программалар һәм уеннар белән планшетны арендага түләүсез алырга, әлеге программалар ярдәмендә балага көндәлек тормыш күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә ала. Бу проект бигрәк тә сәламәтлегендә төрле авыр җитешсезлекләр, яки ишетү, күрү сәләте начар булган балалар өчен аеруча актуаль.
Чөнки сәламәтлегендә төрле авыр җитешсезлекләр булган балаларга еш кына бернәрсә дә өйрәтергә мөмкин түгел дип карыйлар. Монда планшетларга һәм компьютерларга урнаштырылган билгеле бер программалар ярдәмгә килә. Анда бала ниндидер элементар гамәлләр кыла ала һәм аның мөстәкыйль гамәлләре нәтиҗәгә китерүен аңлый. Шул рәвешле ул бу эшләрне дәвам итә һәм бу күнекмәләрне үзләштерә.
Бала урнаштырылган программаларны үзләштергәннән соң, җайланмага яңа күнекмәләр үзләштерү өчен каралган, катлаулырак яңа программалар урнаштырыла.
Хәзер бездә Фондның яңа филиалында ремонт эшләре бара һәм ата-аналарга үз балаларын укытуда заманча компьютер технологияләрен кулланырга ярдәм итү өчен «Иртә ярдәм күрсәтү вакытында компьютер технологияләрен куллану» курсы буенча белгечләрне укыту башлана.
Тиздән «Дататека»ны ачу өчен кирәкле җиһазлар сатып алыначак.
Тулырак мәгълүматны Фонд сайтында карый аласыз: https://www.zvezdafond.ru/homehelp
Сораулар бирер өчен (843) 245-41-99, 258-23-88 телефоннары аша язылырга мөмкин.