"Игелек территориясе» 4 февраль көнне Комсомольская правда белән чираттагы zoom очрашуын оештыра

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

"Комсомольская Правда – Казан" пәнҗешәмбе көнне (4 февраль) 16:00 сәгатьтә КБО вәкилләре белән чираттагы туры линия уздырырга планлаштыра.

Гомуми тема: "Коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге һәм аларның дәүләт һәм җәмгыять белән үзара хезмәттәшлеге проблемасы".

Кыска (10 минутлык) мини-интервью форматы.

Эфирда спикерларга биреләчәк сораулар тематикасын һәм хәтта формулировкаларын алдан килештереп була.

Катнашырга теләгән спикерларга түбәндәге сүзләрне юллавыгызны үтенәбез: ФИО һәм спикер вазыйфасы (анонс өчен); сорауларны формалаштыру (4кә кадәр).

Катнашучылар саны чикләнгән (4 спикерга кадәр). Гаризалар артып киткән очракта, февраль аенда тагын бер трансляция үткәрергә тырышачаклар.

Сайттагы "Игелек территориясе" рубрикасында коммерцияле булмаган оешмалардан материаллар куюны дәвам итәләр: kazan.kp.ru: https://www.kazan.kp.ru/daily/theme/15683/

Коммерцияле булмаган оешмаларга мәгълүмат бирә торган WhatsApp төркеменә кушыла аласыз. Төркемгә чакыру өчен сылтама: https://chat.whatsapp.com/JI9XMUioEHJHmMBxmKUB7p

Беренче очрашу турында тулырак биредә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International