Казан буенча Казан мэрының икенче кубогы турниры узды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бу ялларда, шашка һәм шахмат буенча республика мәктәбе бинасында Казан мэрының икенче Кубогы уеннары узды. Анда Татарстаннан 24 спортчы катнашты. Бу хәзерге катлаулы шартларда шактый югары күрсәткеч. Катнашучыларның энтузиазмы оештыручылар тарафыннан лаеклы бәяләнде - җиңүчеләр һәм призерлар өч номинация буенча Казан Мэрыннан затлы бүләкләр, кубоклар, медальләр һәм дипломнар алдылар. Аларны бүләкләү тантанасында Казан шәһәренең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Иршат улы Салихов тапшырды. Номинацияләр буенча призлы урыннар:

Гомуми зачетта: 1. Әскәр Хөсәенов, 2. Игорь Немлий, 3. Роман Гатауллин

20 яшькә кадәрге егетләр арасында: 1. Анджей Хафизов, 2. Артур Гыймадиев, 3. Эмиль Камалетдинов

Хатын-кызлар һәм кызлар арасында: 1. Мөдәрисова Ләйлә, 3 Урын Гыймадиева Руслана, 3. Бәхтигәрәева Зәринә

Киләсе елдан башлап әлеге турнирны Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Төбәкара бердәм календарь планына, гомумроссия масштабындагы эре ярышлар буларак кертү планлаштырыла.

ТР ГО федерациясе Казан Мэры Илсур Рәис улына әлеге турнирны уздыру инициативасы һәм Татарстан Республикасында «го» спорт төрен үстерүгә ярдәм күрсәткәне өчен олы рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International