"Игелекле эшләр көне" фонды Идел буе федераль округының «Серебряный Лучник» X региональ премиясе җиңүчесе булды

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

28 гыйнварда Түбән Новгородта жюри экспертлары иҗтимагый элемтәләрне үстерү өлкәсендә «Серебряный Лучник» - Идел буе премиясе нәтиҗәләрен игълан итте. "Хәйрия һәм корпоратив социаль җаваплылык" номинациясендә җиңүче дип «Игелекле эшләр көне» фонды һәм Казан яшь тамашачылар театры белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылган «Иксез-чиксез театр» проекты танылды.

Проектның идеясе - күрү һәм ишетү сәләте начар булган кешеләрнең мәдәни үсеше өчен шартлар тудыру, аларны социальләштерү мөмкинлеге. «Иксез-чиксез театр» спектакльләрендә тамашачылар алдында тифлокомментатор наушниклар аша сәхнәдә барган хәлләрне (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерларның уенын) тасвирлый, ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итә.

Идел буе федераль округында «Серебряный Лучник» X региональ премиясендә катнашучыларның проектларын хакимият органнарында һәм эре региональ һәм федераль бизнес-структураларда эшләүче коммуникацияләр буенча әйдәп баручы экспертлар бәяләде.

"Игелекле эшләр көне" фонды командасы системалы социаль проектларны тормышка ашыру белән 2009 елдан бирле шөгыльләнә. «Иксез-чиксез театр»ның беренче спектакле 2019 елда булды, бу вакыт эчендә Яшь тамашачылар театры репертуарыннан алты спектакль җайлаштырылган, аларны башка тамашачылар белән бергә ишетү һәм күрү сәләте начар булган 450 дән артык кеше карый алды. Безнең проект башка театрларны да үтемлерәк итәргә этәргәндер дип өметләнәсе килә. 2019 елда Казанда ике театрда тифлокомментарийлар белән ике спектакль булса, хәзер начар күрүчеләр өчен шәһәрнең 4 театрында 16 спектакль карарга була. Безнең хезмәтне профессиональ берләшмәдә дә югары бәяләүләре бик күңелле. "Бәяләүләре өчен жюрига рәхмәт белдерәбез - бу киләчәктә дә безне яңа кызыклы һәм файдалы идеяләргә һәм проектларга этәрәчәк", - дип шәрехләде «Игелекле эшләр көне»хәйрия фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.

Конкурска гариза биргән 52 эшнең 18е финалга үткән: Удмуртия, Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород, Саратов, Пермь өлкәләре. Проектларны бәяләүнең төп критерие - аларның аудиториягә йогынтысы. Экспертлар шулай ук проектны тормышка ашыру һәм ниятнең оригинальлеген, проектны планлаштыруга стратегик якын килүне, проектның файдасын, нәтиҗәләрнең куелган бурычларга, масштабларга туры килүен, шул исәптән белдерелгән аудиторияләрдә сыйфатлы үзгәрешләр булуын исәпкә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International