Казанда "Эко-чыршы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр»

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

Татарстанда «Чиста ил» федераль проекты ярдәмендә ике номинация буенча «Эко-чыршы» үткәрелде: «Альтернатив Яңа ел чыршысы» һәм «Иң оригиналь Яңа ел эшләнмәсе».

Конкурс яшь буынны табигый байлыклардан файдалануга җәлеп итү, шулай ук иҗади фикерләүне үстерү максатыннан үткәрелә.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Урахчы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Азат Байдамшинга үз куллары белән ясалган яңа ел композициясе өчен махсус бүләк тапшырды.

Шулай ук «ЭКО-чыршы» республика табигать саклау конкурсын тормышка ашыруда ярдәм иткән, Татарстан Республикасында экологик аңны формалаштыруга һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конкурсның Оештыру комитеты катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә һәм 5 февральгә кадәр үз эшләрен Казан, күп функцияле Яшьләр Вертолет үзәге, Кече Мәскәү ур., 15 адресы буенча урнаштыру урыныннан алуларын сорый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International