ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе рәисе Дмитрий Шиллерны "ТАССР төзелүгә 100 ел" медале белән бүләкләделәр»

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

27 гыйнварда IT паркта Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин катнашында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының «Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында» йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе рәисе, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Шиллер Дмитрий Августовичны «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләделәр. Бу бүләккә Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә ирешкән казанышлары булган, Татарстан Республикасының абруен күтәрүгә ярдәм иткән гражданнар лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International