«Лапа дружбы»: «Открытые НКО» интернет-проекты хайваннарга ярдәмгә килү буенча иң яхшы проектка бәйге игълан итә

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Әле кичә генә Акбай урамда туңа иде, ә хәзер аның җылы өе һәм яраткан хуҗалары. Ә браконьерлар канат тишкән бөркет бүген янә күккә күтәрелде. Әнисез калган һәм ятимнәр йортында үскән көчле коңгырт аю кыргый табигатьтә яшәргә өйрәнә - чөнки аның аның йорты анда. Мондый матур вакыйгалар бик күп, алар турында һәркем белсен!

Бөтен Россия буенча коммерцияле булмаган оешмаларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерүче «Открытые НКО» порталы командасы хайваннарга ярдәмгә килү буенча иң яхшы проектка «Лапа дружбы» дип исемләнгән яңа бәйге игълан итә, ул «Комсомольская правда» Нәшрият йорты ярдәмендә үткәрелә. Чарада коммерцияле булмаган оешмалар, фондлар, волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре катнаша ала. Конкурста хайваннарга ач килеш һәм салкын урамда калмаска, сирәк очрый торган төрләрне сакларга ярдәм итә торган проектлар һәм акцияләр турында хикәяләр кабул ителә.

Кушылыгыз! Кече туганнарыбызга ничек ярдәм итүгез турында сөйләгез, үзегезнең хис-тойгыларыз һәм җиңүләрегез белән уртаклашыгыз. Ә проект командасы сезнең эшчәнлегегез турында илебезнең төрле почмакларыннан тагын да күбрәк кешеләр белсен өчен барысын да эшләргә тырышачак!

✓ Материаллар тапшыру форматы:

• әңгәмә, мәкаләләр, үткәрелгән чаралар турында репортажлар, акцияләр, аларның нәтиҗәләре, шәхси тәҗрибәдән тарих (3000-5000 билгедән торган Word форматындагы текст );

• хат темасында: «Лапа дружбы» һәм үзегезнең оешма исеме (текстта оешмагызның һәм шәһәр исемен атавыгызны сорыйбыз);

• хатка горизонталь фоторәсемнәр (3 - 5 шт) беркетегез. Шулай ук материалны видеоролик белән тулыландыра аласыз - моның өчен ютуб-каналда, социаль челтәрдә яки башка платформада урнаштырылган сылтаманы языгыз.

Матбугат-релизлары, аудиофайллар, ММЧда бастырылган текстлар туры килми.

✓ Материаллар 2021 елның 22 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 1 мартта ясалачак.
✓ Гаризаларны бер үк вакытта ике электрон адреска да җибәрегез: pr@dobro.live , all@dobro.live 

«Открытые НКО» порталының мөхәррирләр командасы материалларны укучылар өчен дә, сезнең төбәкнең массакүләм мәгълүмат чаралары өчен дә сыйфатлырак һәм кызыклы итеп эшләргә ярдәм итәчәк. Конкурста катнашучы текстлар яңалык тасмасына һәм проектның социаль челтәрләренә куелып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International