ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин ТР Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

26 гыйнварда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин  «Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының 2020 елда эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында» мәсьәләсе буенча, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт министры О.В. Матыцин катнашында, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Ул «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең укыту-лаборатория корпусының зур концерт залында узды.

Коллегия утырышының көн тәртибе:

1. "2020 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгы эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында" доклад

2. "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында физик культура һәм спортны үстерү" дигән темага чыгыш

3. "Татарстан спортчыларын Олимпия уеннарына әзерләү турында" чыгыш

4. "2020 елда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе эшчәнлеге йомгаклары һәм алдагы елларга бурычлар турында" чыгыш

5. Мәртәбәле кунаклар чыгышлары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International