«Алтын тәлинкә» кинопремиясенең тамашачылар тавыш бирүенә йомгаклар ясалды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Казанда Президент грантлары фонды ярдәмендә Кинопроектларга ярдәм итү һәм «Кино вакыты» фестивальләрен оештыру дирекциясе тарафыннан гамәлгә куелган «Алтын тәлинкә» кинопремиясенең тамашачылар тавыш бирүенә йомгак ясалды.

Тавышлар саны буенча кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» 2020 төбәкара премиясенең тамашачылар рейтингы лидерлары өчлегенә түбәндәге проектлар керде:

- «Несостоявшийся рейс», реж. Эльвира Шрайнер (Башкортостан Республикасы), фильм-кисәтү, әгәр кешеләр үзләренең Җир планетасына мөнәсәбәтләре турында уйланмасалар, якын киләчәктә кешелек дөньясын нәрсә көтә;

- «Безымянный» сугыш драмасы, реж. Павел Головин (Чиләбе өлкәсе), 1943 елның октябрендә канкойгыч сугышларда катнашкан исемсез солдат тарихы;

- «Сайти сын Зоули» драмасы, реж. Амур Амерханов (Ингушетия Республикасы), катлаулы мораль сайлау алдында калган яшүсмер турында фильм: лаеклы булып калыргамы әллә гаиләсенең тормышын астын өскә әйләндергән кешене хыянәт итәргәме.

«Тамашачылар симпатиясе» номинациясендә призлар түбәндәгечә билгеләнде:

- «Несостоявшийся рейс» проекты авторлык приз тәлинкәсе белән бүләкләнде,

- 200 000 сум күләмендә акчалата призны «Безымянный» фильмы режиссеры Павел Головин алды,

- Режиссёр Амур Әмирхановның «Сайти сын Зоули» кинотасмасы тамашаы рейтингы дипломы белән бүләкләнде.

Проект 2019 елда старт алды. Эш барышында уннан артык тематик җыентык булдырылды, 30 га якын төбәк колачланды, 500 дән артык гариза кабул ителде. Кинопремия чараларында 10 меңнән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International