«Яхшы куллар» склады – Россиядә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды оештырган әйберләрне кабул итү, эшкәртү һәм бүлү буенча системалы эшләүче иң эре пунктларның берсе. Ел саен биредә 12 меңгә якын кеше кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәк-яраклар ала. Казанда даими нигездә 3 кабул итү пункты эшли.
Бәйрәмнәр уңаеннан 31.12.2020 - 10.01.2021 «Яхшы куллар» хәйрия склады кабул итү пунктлары эшләмәячәк. 2021 елның 11 гыйнварыннан элекке график буенча көтәбез.
Казанлылардан үз игелекле эшләрен алдан планлаштыруларын сорыйбыз. Складның адреслары, эш графигы һәм программа кагыйдәләрен Фонд сайтында җентекләбрәк өйрәнергә мөмкин: http://dendd.ru/sklad/