«Вертолет» яшүсмерләр клубында «Эко-Елочка» бәйгесенең конкурс эшләрен сайлап алу буенча жюри әгъзаларының утырышы булып узды.
Жюри әгъзаларының берсе буларак ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева чыгыш ясады.
Бәйге җиденче ел үткәрелә. Төп оештыручысы - «Яшел планета»экологик хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлеге.
Быел анда бөтен республикадан 500 дән артык бала катнашты. Катнашучылар үзләренең уникаль конкурс эшләрен әзерләү өчен экологик материал табарга тиеш иделәр.
Жюри әгъзаларына гаҗәеп матур чыршылар, яраткан әкият геройлары һәм зәвык белән ясалган чын гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Экспонатлар бер ай буе яшүсмерләр клубына килүчеләрне шаккатырды һәм шатландырды.
Быел "Эко-чыршы" конкурсы «Бердәм Россия» партиясенең «Чиста ил» проекты кысаларында уза. Ул укучыларның иҗади потенциалын ачарга, аларның сәнгать, эстетик зәвыгын, декоратив-гамәли иҗат күнекмәләрен үстерергә, шулай ук тере агачларга сак караш формалаштырырга тиеш.




.jpeg)
.jpeg)