Быел торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә карата, хезмәтләр өчен түләүне хисаплау, идарәче компаниянең эшчәнлеге һәм ишегалларын төзекләндерү белән бәйле шикаятьләр еш булган . Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» коммерцияле булмаган партнерлык башкарма директоры, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов сөйләде.
«Быел без 1,5 меңнән артык мөрәҗәгатьне карадык. Агымдагы елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр: Торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүне хисаплау, күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең һәм йорт яны территориясен төзекләндерүнең канәгатьләнерлек булмавы», - дип билгеләп үтте спикер.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре саны 20% ка диярлек кимегән. Шул ук вакытта кешеләр белешмә мәгълүмат артыннан ешрак мөрәҗәгать итә башлады.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/29-12-2020/nazvany-samye-chastye-prichiny-nedovolstva-lyudey-zhkh-v-tatarstane-za-god-5796172
Фото: Рамил Гали
