2020 елның 29 декабрендә монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы узды.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы чыгыш ясады. Россиянең Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2020 елдагы төп эш нәтиҗәләре һәм ведомствоның 2021 елдагы эш планнары турында Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Розенталь Андрей Николаевич сөйләде. 2020 елда Татарстан Республикасында социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләр мониторингы эше турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базарын үстерү бүлеге башлыгы Леонов Иван Александрович сөйләде.

