ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева «Иман фәрештәсе»БФ карамагындагы балалар өчен оештырылган чарада катнашты

2020 елның 26 декабре, шимбә

26 декабрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында «Яңа ел могҗизалары» проекты кысаларында «Иман фәрештәсе»БФ карамагындагы балалар өчен бәйрәм узды. Кунакларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән интерактив, Яңа ел спектакле һәм бүләкләр көтә иде. Җыелган иганәләр ярдәмендә 40 бактерицид рециркулятор һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиеваның катнашуы аеруча күңелле вакыйга булды. Мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналарга карата котлаулар һәм җылы теләкләр, һичшиксез, барлык катнашучыларның да хәтерендә калачак.

Чарада шулай ук «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәмигуллин Марат Тәлгать улы да катнашты.

Бәйрәм чарасы дәвамында фонд карамагындагыларны 33 нче гимназия укучыларының Волонтерлык хәрәкәте гел кайгыртып, ярдәм итеп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International