2020 елның 22-24 декабрендә Казанда Татарстан Республикасының VIII Яшь Гражданнары Форумы узды. Форумда 11-17 яшьлек 1000нән артык актив бала һәм яшүсмер катнашты. Форум офлайн форматта да, онлайн форматта да узды. Республика районнарыннан һәм Татарстанның эре балалар иҗтимагый берләшмәләреннән 180 иң актив яшүсмер офлайн форум делегатлары булды, ә 800 дән артык кеше өзлексез белем бирү һәм иҗади программада онлайн режимда катнашты.
Яшь гражданнар форумы эше 9 төп юнәлеш буенча оештырылган иде: «Яшүсмерләрнең мәдәнияте һәм иҗади үсеше», «Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм», «Балалар һәм яшьләр арасында цифрлы технологияләрне үстерү», «Массакүләм мәгълүмат чаралары», «Экологик тәрбия», «Патриотик тәрбия», «Мәгариф һәм балаларны һәм яшьләрне хокукый яклау», «Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге», «Балалар хәрәкәтен үстерү».
Форумның иң югары ноктасы пленар утырыш булды, анда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнаштылар.
«Без сезгә, сезнең белемегезгә, тәҗрибәгезгә, фикерләвегезгә бик өметләнәбез. Сез үз хыялларыгызга таба барып, республикабыз тормышын бизәп кенә калмаячаксыз, бик күп яшьтәшләрегез дә сезнең арттан тартылачак дип ышанабыз. Бу күзлектән караганда, миңа сезнең форум безнең республика өчен бик мөһим һәм җитди вакыйга булып тоела. Барыгызга да уңышлар телим", - дип билгеләп үтте Иҗтимагый палата рәисе, пленар утырыш эшен ачып.
Утырыш алдыннан, 23 декабрьдә, Зилә Рәхимҗан кызы форумда катнашучылар белән очрашуда катнашты, анда сорауларга җавап бирде, тәҗрибә уртаклашты һәм яшь гражданнарның теләкләрен тыңлады. "Монда сез яңа дуслар таптыгыз, ә иң мөһиме – белем багажы белән китәчәксез һәм үз районнарыгызда балалар хәрәкәтен үстерәчәксез", – дип билгеләп үтте Зилә Рәхимҗан кызы.
Катнашучылар форум кысаларындагы юнәлешләр буенча эшләнгән иң яхшы идеяләрне тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Камилла Скоблионок «Аш бот» проектын тәкъдим итте. Автор сүзләренә караганда, бу мәктәптә туклануга ышанычлы мөнәсәбәт тудырачак. Ә Диләрә Ханзафарова шикәр чиреннән интегүче балалар өчен үзәкләр төзергә тели. Элина Әхмәдуллинаның «Коткару челтәре» проекты сулыкларны су агып төшә торган каналларда фильтрлар урнаштыру ысулы белән чистартуга юнәлтелгән.
Чара ахырында Татарстан Республикасы балалар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән актив балаларны, ата-аналарны, яшь җәмәгатьчеләрне тәрбияләгән җитәкчеләрне, шулай ук күп еллар дәвамында төбәк дәрәҗәсендә балалар инициативаларын хуплаучы оештыручыларны бүләкләү тантанасы булды.
Пленар утырыш форумда катнашучылар өчен эфирда трансляцияләнде.
Яшь гражданнар форумын яңа сайланган директор Екатерина Согрина җитәкчелегендә «ТР балалар оешмалары Советы» иҗтимагый оешмасы оештырды үткәрде. Форум гадәттәгечә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе ярдәмендә оештырылды.


