Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылды. Дискуссияне ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, депутат берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова Интернет күпчелек балалар һәм яшьләрнең заманча элемтә чарасы түгел, ә яшәү рәвеше буларак кабул ителүен әйтте һәм катнашучыларны интернетта балалар һәм яшьләрнең мәгълүмати иминлеген законнар белән тәэмин итү чаралары турында конструктив диалогка чакырды.
Россиядә беренче тапкыр хәйрия көне үткәрелү сәбәпле, ТР Иҗтимагый палатасында чәршәмбе көнне, 7 апрельдә 14:00 сәгатьтә республикада танылган хәйрия фондлары, мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре белән «Туры элемтә» үткәрелә.
30 март көнне Россия хәрби-диңгез эшлеклесе Илдар Әхмәров Татарстан Республикасы башкаласына килде. Килгән көнне аны Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров кабул итте.
КБО медиамәктәбе Президент грантлары фонды ярдәме белән җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һәм волонтерлар өчен бушлай консультацион медиаүзәк эшләтеп җибәрә. Үзәк белгечләре релиз язу, проект өчен социаль челтәр сайлау яки кирәкле эксперт табу белән ярдәм итү кебек сорауларга җавап бирә алачак.
Уфада «Милләт бердәмлеген ныгытуда сәнгать иҗатының роле» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы булып узды, анда Татарстан, Башкортстан, Санкт-Петербург, Тверь һәм Оренбург өлкәләре вәкилләре катнашты.
ТР Иҗтимагый палатасында узган түгәрәк өстәлдә өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакытка тербияләү буенча хезмәт күрсәтүче коммерцияле булмаган оешмаларның алга таба үсеш мөмкинлекләре һәм өлкәннәр өчен пансионатларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
9 марттан 18 мартка кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының, Алабуга «Аеклык» җәмгыяте, шәһәр һәм район хакимияте, мәгариф идарәсе, «Иллюзион» кинотеатры коллективының наркоманиягә һәм алкоголизмга каршы тору буенча эшче төркем әгъзалары белән берлектә Алабугада аеклыкны раслау буенча курслар сериясе оештырылды.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, россиялеләр өчен хәйрия эшендә катнашудан баш тартуның төп сәбәпләре финанс киеренкелеге һәм хәйрия оешмаларына ышанмау. Донорлар һәм НКО иминлекләре арасында бу киртәне алу өчен Ачык хәйрия көнендә катнашырга чакыралар.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Изольда Павловна Жуйкова һәм Артем Викторович Кузнецов ТНВ телеканалында Дәүләт Думасына алдан тавыш бирүгә багышланган «Безнең Республика, безнең эш» ток-шоуында катнаштылар.
13-14 март көннәрендә Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Break Bars Battle» брейк-данс буенча ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия турниры булып узды.