7 апрельдә ТР Иҗтимагый палатасында мөһим социаль проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре белән турыдан-туры элемтә булачак

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Россиядә беренче тапкыр хәйрия көне үткәрелү сәбәпле, ТР Иҗтимагый палатасында чәршәмбе көнне, 7 апрельдә 14:00 сәгатьтә республикада танылган хәйрия фондлары, мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре белән «Туры элемтә» үткәрелә. Алар үз эшләренең нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр, яңа проектлар тәкъдим итәчәкләр һәм республика халкын кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәкләр.

Туры элемтәдә:

  • Баязитов Илдар Рәфкать улы, "Ярдәм" милли-мәдәни үзәге;
  • Вәлиева Әлфия Фуат кызы, "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды;
  • Таишева Лилия Әхәт кызы, "Яңа гасыр" Автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы;
  • Леонтьева Татьяна Ивановна, "УМАЙ" Идел буе гаилә академиясе АКБО;
  • Аделина Әмир кызы Минһаҗева, "Балаларга" ТР хәйрия иҗтимагый оешмасы;
  • Ищук Юлия Александровна,  "Игелек планетасы инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге" АКБО;
  • Ильясов Марат Мөдәрис улы "Мин булдырам";
  • Заһретдинов Адель Линар улы, "Балаларда көч" ХФ;
  • Гыйләҗева Наталья Александровна, "АЛЬПАРИ" ХФ;
  • Минлибаева Регина Рөстәм кызы, "Иман фәрештәсе" ХФ»;
  • Дыганов Антон Георгиевич, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге катнаша.

"Туры элемтә" телефоны: 8(800)350-44-72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International