Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Тимирясова интернет-киңлектә балаларның иминлеге мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашты

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылды. Дискуссияне ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, депутат берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова Интернет күпчелек балалар һәм яшьләрнең заманча элемтә чарасы түгел, ә яшәү рәвеше буларак кабул ителүен әйтте һәм катнашучыларны интернетта балалар һәм яшьләрнең мәгълүмати иминлеген законнар белән тәэмин итү чаралары турында конструктив диалогка чакырды.

Түгәрәк өстәлнең көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, депутатлар корпусы вәкилләре Лилия Маврина, Ләлә Кудерметова, Алсу Тарханова, Рузилә Тимергалиева, республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Анна Синеглазова актуаль тәкъдимнәр һәм инициативалар белән чыгыш ясадылар.

Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова билгеләп үткәнчә, электрон технологияләр аерылгысыз, кайвакыт тормыш өчен мөһим, заманча мәдәниятнең бер өлеше булды һәм балаларны алардан тулысынча саклап калу мөмкин түгел. «Безнең бурыч - аларны әлеге коралдан дөрес файдаланырга өйрәтү. Бу - комплекслы эш, аңа мәктәп тә, педагоглар да, психологик - педагогик хезмәтләр дә, ата-аналар да җәлеп ителергә тиеш», - дип ассызыклады ул.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый оешмаларның медиа киңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү чараларын, вәкаләтләрен һәм компетенцияләрен берләштерүче комплекслы юл картасының яңа редакциясен эшләүдә катнашырга әзер булуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International