Коммерцияле булмаган оешмалар өчен түләүсез консультация медиаүзәге ачылды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

КБО медиамәктәбе Президент грантлары фонды ярдәме белән җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һәм волонтерлар өчен бушлай консультацион медиаүзәк эшләтеп җибәрә. Үзәк белгечләре релиз язу, проект өчен социаль челтәр сайлау яки кирәкле эксперт табу белән ярдәм итү кебек сорауларга  җавап бирә алачак.

Коммерцияле булмаган оешмалар өчен консультация медиаүзәге - социаль челтәрләрдә һәм ММЧ белән эшләүгә бәйле мәсьәләләр буенча КБО һәм төбәк ресурс үзәкләре хезмәткәрләренең медиакомпетенцияләрен арттыру программасы.

Коммерцияле булмаган оешма өчен социаль челтәрләр - аудиторияне җәлеп итүнең, аның лояльлеген арттыруның, мәгълүмат бирү һәм чаралар оештыру мөмкинлекләренең көчле инструментлары. КБО социаль челтәрләрне актив куллана, әмма еш кына аларга челтәрдә нәтиҗәлерәк алга китү өчен ресурслар һәм компетенцияләр җитми. Үзәк белгечләре: интернетта социаль проектларны ничек алга сөрергә кирәклеген белгән федераль җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар.

Программа ярдәмендә Үзәк командасы КБО һәм ресурс үзәкләре хезмәткәрләренә илнең теләсә кайсы төбәкләреннән бушлай ярдәм күрсәтә алачак. Консультация алу өчен безнең сайтта гариза калдырырга: schoolnko.ru , Вконтактеда Медиамәктәпләр төркемендә https://vk.com/mediaschoolnko махсус форма аша яисә  info@schoolnko.ru га хат язарга кирәк.

Бәйләнеш:

89994453407 - Татьяна Свинцкая, КБО өчен консультация медиаүзәге кураторы.

Mediaschoolnko@gmail.com

Проект «Заманча медиа һәм технологияләр үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан Президент грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International